ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казанда ярминкә оештыручыларны бүләкләделәр

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казанда ярминкә оештыручыларны бүләкләделәр. Чарада Казан Башкарма комитеты һәм шәһәр районнары хакимиятләре вәкилләре катнашты, дип хәбәр ителә министрлыкның рәсми сайтында.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов билгеләп үткәнчә, ТР да авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдә старт алды. Бу вакыт эчендә Казанда гына да 17 ярминкә уздырылган. 600 млн сумнан артык бәягә продукция алып килгәннәр, 6 мең тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә, 800 тонна чамасы төрле ит, 1 мең тоннадан артык он, 1,3 мең тонна шикәр комы, 550 тонна сөт, 10,3 млн данә тавык йомыркасы һәм башка азык-төлек сатылган. Товарларны алып килү өчен 8 мең берәмлектән артык автотранспорт җәлеп ителгән.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов ТР агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Казан Башкарма комитеты һәм шәһәр районнары хакимиятләре вәкилләренә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International