КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

“БАТЫР” МӘДӘНИ-СПОРТ КОМПЛЕКСЫ КОЛЛЕКТИВЫ ТР Мәдәният министрлыгы гранты отты. Аның средстволарына   Питрәч әфганчылары: Илдар Мәрхәбин, Геннадий Саликеев, Николай Кирюшин, Евгений Перчков турында  документаль фильм төшереләчәк.

ПИТРӘЧ РАЙОНЫ ЯНГЫН КҮЗӘТЧЕЛЕГЕ ХЕЗМӘТЕ  янгыннарның  артуын хәбәр итә. Агымдагы елда 51 янгын теркәлгән, узган ел 40 янгын булган. Шул уңайдан  питрәчлеләргә  көнкүрештә һәм эш урыннарында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген исләренә төшерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International