Татарстан һәм Германиянең Тюрингия парламентарийлары авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләште

2016 елның 22 апреле, җомга

 Татарстан Республикасы белән Тюренгия федераль җире (Германия) авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча уртак җитештерү, селекция-генетика һәм селекция-нәсел үзәкләре булдыру юнәлешләрендә хезмәттәшлек итә ала.

Кичә ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиевның Тюрингиянең Ландтагның (парламент) тармак комитеты коллегалары белән очрашуда шул хакта сүз барды.

Татарстан белән Тюрингия ирекле дәүләтнең агросәнәгать һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә уртак алымнары күп, дип билгеләп үттеләр очрашуда катнашучылар. Шуңа күрә, табигатькә сакчыл караш, табигый һәм җир ресурсларын сак файдалану, авыл хуҗалыгында яңа технологияләр куллану зарур", - дип уртаклашты фикере белән Тюрингия парламентының инфраструктура, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы комитеты рәисе Эгон Примас.

Соңгы дистә елда Германия хезмәттәшләренең уңышлары Татарстан парламентарийларын тәэсирләндерде. Мисал өчен, елына 1 сыердан 11 мең кг сөт савып алына, ә җирле инвестицион программа зур авыллар янында биогаз корылмалары урнаштыру мөмкинлеге биргән. Алар терлекләрнең калдыкларын эшкәртү исәбенә арзанрак җылылык ала.

Таһир Һадиев хезмәттәшләренә визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше, республика икътисадына инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде һәм элемтәләрне җайга салу буенча төгәл юнәлешләр тәкъдим итте, диелә ТР парламенты матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International