ТР Президенты Сарман районында чәчү кампаниясе барышы белән танышты

2016 елның 23 апреле, шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Сарман муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аның төп максаты язгы кыр эшләре белән танышу булды. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.

Кырларны вертолетта карап әйләнгәч, Р.Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы берлекләре башлыклары белән очрашты. Чәчү кампаниясе барышы турында район башлыгы бәян итте. Ф.Хөснуллин билгеләп узганча, 18 мең гектарда көзге культураларга, 10 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән. 4 мең гектарда арпа чәчелгән, ә "Сарман" агрофирмасында шикәр чөгендере чәчелгән. Район башлыгы сүзләренчә, быел күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең машина-трактор паркын яңарткан, яңа техника сатып алган. Моны исә М.Әхмәтов раслады. "Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашлама, яңа техника сатып аланган, гомумән, уңай динамика күзәтелә, - диде министр. Мондый әзерлектә яхшы нәтиҗәгә өметләнергә була. Район игенчеләренә мул уңыш телим".

Рөстәм Миңнеханов Сарман хезмәтчәннәренең эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга  чәчүдә уңышлы эш теләде. "Зур инвестицияләр салынган, нәтиҗә дә шуңа туры килсен. Басулар чиста, көзге культуралар яхшы хәлдә һәм быел һава торышы шартлары да әйбәт. Ә без, үз чиратыбызда, гамәлдәге программаларны дәвам итәр өчен мөмкинлек табачакбыз", - дип ышандырды ТР Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Зәй һәм Әлмәт районнары чәчү кампаниясе барышын да бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International