Татарстан аграрийларына авыл хуҗалыгы культуралары уңышына ирешү үзенчәлекләре турында сөйлиләр

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

29 апрельдә КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышына ирешү үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар узачак.

 ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итеп, авыл хуҗалыгы культураларының чыгышы, үсемлекләрне корткычлардан яклау, чүп үләннәргә каршы көрәш (гербицидлар куллану үзенчәлекләре) һәм бәрәңге утырту (яровойлаштыру, агулау, туфрак әзерләү) мәсьәләләре буенча фикер алышыначагын тәгаенли.

Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк:  http://consult.kazgau.ru/,  аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.

Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәкләр.

Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru  электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирерү мөмкинлеге каралган.

Хәзергә шундый дүрт онлайн-семинар узды. Алар 2016 елның сентябрь ахырына кадәр һәр җомгада үткәреләчәге билгеле.                                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International