27 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 103,6 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 6 % тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бөртекле сабан культуралары 80,4 мең га, шул исәптән сабан бодае 6,7 мең га, арпа 55,8 мең га, чәчелгән.
Иң күп мәйдан Зәй (11,5 мең га, ягъни 22%), Сарман (10,3 мең га, 19%), Чистай (8,1 меңга, 13%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Республика буенча шикәр чөгендере 4,3 мең га (7%) мәйданда җир куенына салынган.
Уҗым культураларын тукландыру тәмамланып килә. 27 апрельгә 516,9 мең га көзге культуралар мәйданында ашлама кертелгән, бу күрсәткеч планнан 90% тәшкил итә.