Марат Әхмәтов игенчеләрне Татарстан икътисадын үз ашлыклары хисабына яхшыртырга өнди

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның  Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды, алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Апас районы кырларын очкычтан торып күздән кичергәч, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Рәшит Заһидуллин йөрде.  

Рәшит Заһидуллин сүзләренчә,  районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара, эш ике сменада оештырылган. 

«Бүген киләчәк уңышка нигез салына – күп нәрсә эшкә карата нинди мөнәсәбәттә булуга бәйле. Район кешеләренең авыл хуҗалыгы эшләрен оешкан төстә алып барулары сөендерә. Язгы чәчүме, терлек азыгы әзерләү дисеңме, урып-җыю эшеме, - барысы да җиренә җиткереп башкарыла», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде, чәчү эшләрендә уңышлар теләде.

Кайбыч муниципаль районында, аның башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән кырларны,  шулай ук, һавадан карап узганнан соң, Марат Әхмәтовны авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре каршы алды. Район башлыгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.  

«Бүген кырларда 110 берәмлек техника эшли, шулардан 15е – чәчү комплексы. Техника ягыннан  проблема юк, дизель ягулыгы җитәрлек, минераль ашламалар кайтарыла. Көзге культуралары 10 мең га мәйданны били, алар әйбәт кышлады. Көзге культуралар һәм күпьеллык үсемлекләргә ашлама кертелде, тырмалау да соңгы гектарларда бара. Барлык хуҗалыклар да язгы чәчүгә чыкты», - дип сөйләде Альберт Рәхмәтуллин.  

Марат Әхмәтов, авыл хезмәтчәннәре белән сөйләшкәндә, дым каплатуны тизләтергә кирәк, дип билгеләп үтте.  

«Без икътисадны үзебезнең ашлык хисабынә яхшыртырга тиеш. Быел көзге культураларының торышы бик яхшы. Соңгы нәтиҗә орлыкларның сыйфатына бәйле булуын онытмаска кирәк. Чәчү бер мизгелгә дә туктап торырга тиеш түгел: әгәр техника ватыла икән, аны тиз арада төзәтү юлларын табарга кирәк», - дип ассызыклады министр.  

Марат Әхмәтов районда чәчү эшләренең барышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде, дип хәбәр итә аграр ведомствоның матбугат хезмәте.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International