Районның иҗат коллективлары, җырчылар, район үзәге сәнгать мәктәбенең уен кораллары классларында укучылар бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерде. Тәбрикләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәттгәрәева, районда балалар хокукларыбуенча вәкаләтле Эльгиза Фәйзуллина, социаль яклау идарәсе башлыггы вазифасын башкаручы Кайни Исмәгыйлова һәм башкалар чыгыш ясады. Шулай ук район мәктәпләре укучыларын – район активистларын грамота, диплом, рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы булды. “Кайгырту” үзәге белгечләре пластилиннан әвәләп әйбер ясау, ташка буяу белән язу буенча мастер-класслар үткәрде.
