Сабан туе - буыннардан-буыннарга күчеп килгән бәйрәм

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Бәйрәм мәйданында кемне генә очратмыйсың! Анда кайберәүләр күптәнге танышларын, дусларын очратыр, гаиләләре белән  табигатькә чыгып, күңелле ял итәр һәм башкаларны күзләп, үзләрен күрсәтү өчен килә. Шулай ук  ата-бабаларыбыздан калган  уеннарда, кызыклы бәйгеләрдә, ярышларда катнашып, үзеңне сынап карарга мөмкин.

Сабантуйда нинди генә ярышлар үткәрелми. Ул гомер-гомердән спорт бәйрәме саналган бит. Монда һәркем үз көчен сынап карый ала. Менә бу юлы да  программада  армрестлинг. Гер күтәрү, аркан тарту,  капчык сугышы, баганага менү, сулы чиләкләр күтәреп чабу,  катыктан тәңкә эзләү һәм башкалар булачак.

Моннан тыш, Сабантуй -  авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр, терлекчеләр бәйрәме дә. Монда һәр елны әлеге һөнәр ияләренең иң лаеклыларын хөрмәтлиләр. Быел да аларның портретлары мактау тактасына куелды, аларның исемнәрен тантаналы рәвештә игълан итәчәкләр. Бу көнне  тармакның лаеклы хезмәткәрләрен, ветераннарын, шулай ук ата-бабасы эшен дәвам итүче яшь буын вәкилләрен дә  хөрмәтләячәкләр.  Сабантуй ачылу хөрмәтенә оештырылган парадта аграрийлар белән беррәттән районыбыз горурлыклары булган балалар һәм яшьләр - спортчылар, активистлар, төрле конкурс һәм  турнирларда җиңүчеләр дә катнашачак. Киләчәктә алар  данлы гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучы, дәвам итүче булыр дип ышанып калабыз.

Питрәчтән Анастасия Долгова да  һәркемне Сабантуйга дәшә.

Язгы кыр эшләре тәмамланды,

Киң кырларга иген чәчелде.

Басу-кырның “чәчү батырлары”

Җиңү яулап финишка килде.

Көн-төн эшләп иген басуында,

Өлеш кертте ил муллыгына.

Күкрәкләрен алга горур куеп

Килер алар Сабан туена!

Бар милләтнең уртак бәйрәме бу,

Күп төр уен... җиңү ярышы...

Борынгыдан килгән иң кыйммәтле

Бизәгедер атлар чабышы!

Сугыш чоры Сабантуйларында

Атның күз яшьләрен күргәннәр...

Тол хатыннар чиккән сөлгеләрен

Арттан килгән атка элгәннәр.

Чакырып әнә Сабантуйлар дәшә,

Көтә сезне урман аланы.

Килегез сез, еллык көч тупларсыз,

Якын итеп ерак араны!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International