Республикада 106 мең тонна сенаж һәм 17 мең тонна печән әзерләнгән

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасында чәчүлекләр 2895 мең га булырга тиеш, әлеге сан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүдә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Марат Әхмәтов районнар башлыкларын бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга өндәде.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнардагы вазгыять турында мәгълүмат бирде. Әлмәт, Мөслим, Чирмешән, Питрәч, Тәтеш, Кама Тамагы, Әлки, Менделеевск районнары нормадан читтә икән.

Туфракны дым белән тәэмин итүгә килгәндә, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, көтелгән яңгырлар яумый әле, кайбер районнарда яңгырлар булган, тулаем республика буенча дымга мохтаҗлык бар.

Марат Әхмәтов фикеренчә, дым җитмәгәндә су сибүнең барлык техник мөмкинлекләре кулланылырга тиеш. Республикада 323 су сибү машинасы бар, шулардан 95ы - әйләнә буенча сибә, 228е - барабан тибында.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, басуларда республикада җитештерелгән беренче су сибү агрегаты («Казанка») эшли, аның 70%ы Россия комплектлаучыларыннан тора (Татарстан предприятиеләреннән - 59%ы).

Терлек азыгы әзерләү буенча республика буенча сенаж 106 мең тонна әзерләнгән, печән – 17 мең тонна, ягъни барлыгы 1 шартлы терлек башына 0,7 ц азык берәмлеге. Зәй районының күрсәткече иң шәп, анда 11,4 мең тонна сенаж һәм 1,4 мең тонна печән әзерләнгән. Аннары – Актаныш, Әтнә, Әлки, Алексеевск, Яшел Үзән, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш районнары.

Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов урыннарда эшне тиешенчә оештырырга өндәде, һәр хуҗалык һәм район җитәкчесе үз алдына планнарны үтәү бурычын куярга тиеш.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International