РАЙОН ХУҖАЛЫКЛАРЫНДА көн саен 67 тонна 300 килограмм сөт савып алалар, 61 тонна 900 килограмм сөт саталар. Питрәч терлекчеләре мондый күрсәткечләр белән республикада терлекчелек продукциясе җитештерүчеләре арасында 18 позициядә тора. Районда сыердан уртача савым - 15,7 килограмм.
“Карповка” ярдәмче хуҗалыгында һәм “Газовик” ҖЧҖдә яфрак азык әзерләүгә керештеләр. Бу көннәрдә Питрәчнең башка хуҗалыкларында да витаминлы һәм яфрак азык хәзерли башлаячаклар. Бу атнада район аграрийларына азык запасы тупларга оешма, учреждение коллективлары булышачак, уртак көч белән терлекләргә җитәрлек азык әзерләнәчәк.
БЫЕЛ Татарстан республикасы югары уку йортларына бюджет урыннары мең урынга кимегән. Абитуриентлар, шул исәптән, Питрәч мәктәпләрен тәмамлаучылар, республиканың югары уку йортларын сайлаучылар, ачык конкурс нәтиҗәләре буенча 16 мең 56 бюджет урынын бүлешәчәк.
РАЙОНДА 6 ИЮНЬНӘН 30 ИЮНЬГӘ КАДӘР “Трактор-тагылма” операциясе үтә. Әлеге профилактик операцияне ТР дәүләт техкүзәтчелек идарәсенең район бүлеге ЮХИДИ һәм Татарстан дәүләт техкүзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә үткәрә. Операция максаты – үзйөрешле техниканың, физик һәм шәхси затларның тагылмаларының техник торышын, куллануга рөхсәт кәгазьләрен, теркәү документларын, дәүләт теркәү тамгаларын, шоферның тиешле тракторист-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерү. Әлеге барлык таләпләрне бозган очракта штраф рәвешендә административ җаваплылык, тупас бозган өчен – техниканы штрафстоянкага куйдырачаклар.
РАЙОННЫҢ ФУТБОЛ КОМАНДАСЫ (2003-2004 елда туганнар, тренер Александр Каляшин) 10 команда арасында өченче урын алды. Алар Байлар Сабасында үткән зона турнирында катнашты. Питрәчлеләр үз подгруппаларында ике тапкыр ничьяга уйнады - Кукмара командасы белән исәп - 3:3, Теләче командасы белән – 1:1. Өченче урын өчен уенда безнекеләр лаешлыларны 5:0 исәбенә җиңде. Турнир җиңүчеләре әтнәлеләр, алар кукмаралыларны 1:0 исәбе белән җиңде.