Питрәчтә Color Fest буяулар фестивале булып узды

2016 елның 28 июне, сишәмбе

Якты һәм гадәти булмаган әлеге фестиваль питрәчлеләрне матур төстәге буяулар белән бизәде. Бәйрәмнең бер өлеше булып яшьләр һәм спортчылар арасындагы активистларны бүләкләү тантанасы саналды. Алар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бу көнне сәхнәдән бу елда сөнечле вакыйгалары – бала туу бәхете булган әти-әниләрне котладылар, өйләнешүчеләрне һәм медаль алган чыгарылыш укучыларын хөрмәтләделәр һәм яшь питрәчлеләргә паспорт тапшырдылар. Барлык теләүчеләр дә катнаша алган әлеге яшьләр бәйрәме дәртле биюләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International