Татарстанда "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" ачыла

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның Лаеш районында дөньяның 7иле һәм Россиянең 27 төбәгеннән  әйдәп баручы 157 компания һәм профиль институтлары делегатлары, агрохолдинг һәм терлекчелек комплекслары вәкилләре, махсус техника һәм җиһазлар җитештерүчеләр җыелды. Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә басуларында исәбе буенча икенче "Идел буенда Халыкара кыр көннәре" инновацион технологик күргәзмә-форумы ачыла.

Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.

Экспозиция кысаларында Татарстан аграрийлары туфракны эшкәртүдә нәтиҗәсе югары булган яңа технологияләрен күрсәтергә әзер. Россия һәм чит илләрнең техника җитештерүчеләре үзләренең яңа продукциясен тәкъдим итәчәк.

Форум 29 июньнән 2 июльгә кадәр эшли. Аның кысаларында Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләре вәкилләре чит ил хезмәттәшләре белән очрашулар үткәрер дип ниятләнә. Быел беречне тапкыр буларак "Яшьләр көне" оештырыла, ул авыл хуҗалыгы тармагын популярлаштыруны күздә тота. Аның кысаларында WorldSkills стандартлары буенча ярышлар уздырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International