Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында тантана булып узды

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

Керәшен Сәрдәсе авылы Герое Михаил Семенов 1943 нче елның гыйнвар аенда, Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булды. Үз батырлыклары өчен ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.
22 июньдә, район башлыгы Эдуард Дияров бүләкне геройның улы Василий Морозока тапшырды. Әлеге тантана уңаеннан, Михаил Семеновның туган авылында, урта мәктәп бинасында тантана булып узды. Анда геройның балалары, онык һәм оныкчыклары, туганнары һәм авылдашлары җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International