Питрәч районында машина йөртүчеләр турында да, җәяүлеләр турында да кайгырттылар

2016 елның 31 июле, якшәмбе

Юл катламын алыштыруны берьюлы берничә торак пунктларда яшәүчеләр көтеп алды. Татавтодор эшчеләре бригадасы берничә атна дәвамында Питрәч-Ленино-Кокушкино юлында, Шихазда тавында һәм башка участокларда эшләделәр. Эшләр дәвам итә.
Җәяүлеләр өчен дә берничә күңелгә ятышлы сюрприз әзерләгәннәр. Питрәчтә питрәчлеләр өчен күптәннән инде берникадәр кыенлыклар китергән “Кыңгыраучык“ балалар бакчасы янындагы тротуарны эшләп бетерделәр. Моннан тыш, тротуар эшләү Строительләр урамында да бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International