“Районыбызның һәрбер кешесенә диярлек шәһәргә барырга кирәк була. Һәм без, Званкада яшәүчеләр, искәрмә түгел. Әмма безнең өчен авыл яныннан йөри торган җәмәгать транспортында, шулай ук попуткаларда йөрү – зур проблема. Аеруча да кире өйгә әйләнеп кайту авырга туры килә.
Эш шунда ки, безнең авылга таба керү юлында трассадан транспортны яхшы шартларда көтеп торыр өчен тукталыш та, җәяүле кичүе дә юк. Ә бу участокта хәрәкәт итү һәрвакытта диярлек тере. Анда юл аша чыгу һәрвакытта да – үзеңнең һәм балалар тормышын куркыныч астына кую, дигән сүз. Без әлеге проблема белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карадык, хәзер аның турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша сөйләргә уйладык. Бәлки, безне ниһаять ишетерләр һәм чараларын күрерләр!“