Республика шәхси хуҗалыкларда савым терлекләрен асрауда булышачак - Рөстәм Миңнеханов

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында барган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Икътисад министрлыгына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган савым терлекне субсидияләү схемасын эшләргә йөкләмә бирде.

ТР Президенты рәислегендә үткәрелгән киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, районнар, эре предприятиеләр һәм оешмалар башлыклары катнашты.

“Районнарга эш буенча баргач, халыкта булган савым терлекләрне субсидияләү кирәклеге турындагы мәсьәләне кат-кат күтәрделәр”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның быелгы урып-җыю кампаниясе барышы турындагы чыгышыннан соң. 

“Марат Готович, сезгә республиканың икътисад министрлыгы белән берлектә формасын эшләргә, былтыр ничек булганын искә төшерергә, һәм эш буенча системасын тәкъдим итәргә кирәк була. Шәхси утарларда савым терлекләренең баш санын саклау кысаларында ул мөһим субсидия дип саныйм. Республикага мөмкинлеләрне бәяләп, мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк”, - дип йөкләде Татарстан Президенты һәм дүшәмбе тәкъдимнәр көтәчәген әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International