Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Питрәч районында урып-җыю кампаниясе белән танышты. Басуларны вертолетта карап әйләнгәч, республика лидеры хезмәтчәннәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Районда урак өсте барышы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалагы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та танышты, дип хәбәр итә республика лидеры матбугат хезмәте.