КЫСКА ХӘБӘРЛӘР_09/08

2016 елның 9 августы, сишәмбе

17 партия  җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга  теркәлү өчен документлар тапшырды. Алга таба Үзәк сайлау комитеты кандидатлар исемлеген теркәү белән мәшгуль, әлегә бу процедураны 10 партия генә узган. Һәр партия махсус сайлау счеты ачу турында һәм һәр кандидаттан чит ил банкларында кертемнәре һәм акча средстволары  булмавы турында белешмә кәгазе тапшырырга тиеш. Җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлаулар 18 сентябрьдә үтәчәк.

 

Питрәч хуҗалыклары арасында “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ  савымнар буенча алда бара  - 21 килограмм. “Рацин Шәле” ҖЧҖдә һәр сыердан  уртача 16,4 килограмм сөт савып алалар, “Е.Н.Золина” КФХда  - 15,3 килограмм. Дүртенче урында – “Х.С.Абдуллин” КФХ  - 15 килограмм. Район буенча  сыердан уртача савым – 14,3 килограмм, бу узган елгы күрсәткечләрдән күбрәк (2015 елда 13,3 килограмм).

 

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кышка терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда,  тулаем район буенча  бер баш терлеккә 18,4 азык берәмлеге әзерләнгән. Терлек азыгы хәзерләүдә  “Макс-Ойл” ҖЧҖ алда бара. Анда бер баш терлеккә 33,4 азык берәмлеге әзерләнгән. Икенче позициядә - “Гаврилов исемендәге агрофирма” ҖЧҖ  - 26,1 берәмлек. Алардан “Е.Н.Золина” КФХ аз гына калыша – 25,1.

 

РАЙОННЫҢ БЕРНИЧӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ яшәүчеләр үз көчләре белән юлларны төзекләндергәннәр. Авыл халкы әйтүенчә, юллар бик начар хәлдә булган. Кайбер урамнарда, явым-төшемле көндә юлдан  бөтенләй дә йөреп булмаган. Шуңа күрә Чыты авылының актив халкы үзләре эшкә алынган – Вахитов урамындагы юлга вак таш җәйгәннәр. Ә Нептун авылы халкы үз көчләре белән Үзәк урамдагы дамбаны күтәргәннәр. Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүчеләргә белгечләр ярдәмгә килә. Авыл җирлеге башлыгы Петр Гаврилов сүзләренә караганда, “Казгорстрой“ юл-төзелеше компаниясе ярдәме белән  Совет урамында 400 метр юлны төзекләндергәннәр.

 

АЛАБУГАДА УЗАЧАК “СПАСС ЯРМИНКӘСЕ”НДӘ бу елда безнең районнан “Калинушка“ рус халык ансамбле (җитәкчесе Корябина Е.Ф.), “Селяночка“ вокаль ансамбле (җитәкчесе Колыхалова Н.А.) һәм “Рябинушка“ вокаль ансамбле (җитәкчесе Васина Л.В.) катнашачак. Бу юлы Спасс ярминкәсе 5 августтан 7 августка кадәр узачак. Традиция буенча, анда республиканың һәм Россиянең иң яхшы вокаль ансамбльләре бара.

 

РАЙОНДА “МӘДӘНИ ҖӘЙ-2016“ ПРОЕКТЫ уза. Проект кысаларында Питрәчтә кызыклы чаралар узачак. 5 августта балалар шәһәрчегендә ачык һавада кинотеатр эшлиячәк. Питрәчлеләр “Чемпионы. Быстрее. Выше. Сильнее“ фильмын карый алачаклар. 8 августта шунда ук республикабызның профессионал артистлары концерты булачак. Питрәчкә татар эстрадасының популяр артистлары Алсу Сәйфуллина, Марсель Вәгыйзов һәм Айнур Муратов киләчәк. Концерт 17:00дә башлана. Ә 19 августта Шәле авылына “Галиябану“ спектакле белән Галиәсгар Камал исемендәге Казан театры киләчәк. Районда яшәүчеләр өчен барлык чаралар да түләүсез. Шулай ук “Мәдәни җәй–2016“ проекты кысаларында искиткеч концертлар булачак. 5 августта “Җәүһәр“ халык ансамбле  Теләче районы Олы Кибәк клубында узачак концерт программасында катнаша.

 

Район юлларында ремонт эшләре дәвам итә. Олы Бутырка авылында агым сулар өчен канауны ремонтлыйлар. Юл хезмәткәрләре әлеге участокта транспорт хәрәкәтендә тоткарлыклар булмасын өчен  бераз читтәрәк  вакытлыча өстәмә юл полосасы салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International