Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов - Яшел Үзәндә. Аларның бирегә килү максаты - тимер юл аша кичүне ачуда катнашу. Кичү исә тимер юлның өстеннән, ягъни поезд белән очрашмый гына үтә торган итеп салынган.
“Бүген бездә ике бәйрәм – Республика көне һәм юл ачу. Яшел Үзән өчен бу - күптән көтелгән объект. Безгә чишү өчен катлаулы инженерлык бурычлары куелган иде, чөнки шәһәрдә хәрәкәт итүгә бәйле проблемалар бар иде. Көненә уртача 11 сәгать буена тимер юл кичүе ябык торды. Хәзер исә мәсьәлә хәл ителде. Үзебезнең Горький тимер юлы филиалына һәм төзүчеләребезгә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт әйтәсем килә”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.