«Белем көне»

2016 елның 2 сентябре, җомга

1 август көнне, «Шатлык» приютында, тәрбиячеләр Дементьева Л.И. , Мрасова А.И хәм музыкаль житәкче Угарова Т.Н. «Белем көне»нэ багышланган күңелле бәйрәм оештырды. Бу бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары Буратино һәм Мальвино, балаларга бөтен әһәмиятлелек белем аңлаттылар. Безнең  Һәр ел кунаклар РУЭС таттелеком җитәкчесе Шабалдинов В.Н. һәм профком хезмәткәре Аккуратнов Д.С., 1-нче сентябрь алдына бу ичкиткеч кешеләр безнең беренче сыйныфка баручы балаларыбызга бик матур мәктәп букчалары һәм мәктәп кирәк- яраклары тапшырдылар. Балалар да кунаклар каршында бурычлы булып калмадылар, алар матур итеп шигырьләр сөйләделәр, жырладылар, «Буратино» биюен биеделәр. Беренче сыйныфка баручы балалар мәктәпкә букчаларын тутырдылар, алар беләләр – мәктәпкә кирәк-яракларын алырга кирәк.

Безнең бу күңелле чарабыз тәмамланганнан соң балалрны тагын бер бүләк көтә иде, аларның күңелләрен «Ярдэм кулы» хәйриячелек фондыннан килгән кунаклар күтәрде. Алар балаларга бик матур Сабын куыкларыннан шоу күрсәттеләр, пират Джек Воробей командаларга бүлеп ярышлар оештырды, мультфильм геройлары Микки Маус һәм Симка төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Бәйрәм күңелле булды, балалар бик канәгать иделәр. Безнең, искиткеч хәйриячеләребезгә, шундый күңелле чара оештырганнары өчен бик зур рәхмәт әйтәсебез килә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International