Быел машина йөртүчеләр генә түгел, шулай ук күп кенә җәяү йөрүчеләр дә берничә проблемалы участокта яңа асфальт җәелүен бәяләргә өлгерде. “Кыңгыраучык” балалар бакчасы янындагы күлләвекләр аркасында тоткарланган питрәчлеләр, шулай ук Төзүчеләр урамында яшәүчеләр, Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары, укытучылары һәм башкалар хәзер яңа тротуарлар ясауда ярдәм иткәннәрнең барысын да яхшы сүзләр белән генә искә ала. Районда юлларны, урам һәм тротуарларны тәзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә.
Профессионал төзүчеләр, ремонтчылар бригадаларының һәм заманча техниканың эшенә карап тору – бер ләззәт. Барлык эш тиз, техник һәм нәтиҗәле башкарыла. Мастерлар иртәдән кичкә кадәр, ялларсыз трышып эшли. Эшкә керештеләр генә кебек иде, ә инде берничә көннән соң барысы да әзер, ә тирә-юньдә чиста һәм матур.
Хәзер Совет урамындагы кайбер оешмалар территориясен төзекләндерү эшләре алып бара. Тиздән район Пенсия Фонды идарәсе һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасы каршында төзекләндерелгән тукталыш урыны һәм яңа клумбалар барлыкка киләчәк.
- Без, офис биналары янында төгәл чикләре булган яшел зоналар юклыгына игътибар иттек, чәчәклекләр ваемсыз шоферлардан зыян күрә, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. – Хәзер анда муниципаль юл фондын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча берьюлы берничә программа буенча эшләр алып барыла.
- Питрәчтә иң төп сорауларның берсе булып ишегаллары кала, - дип билгеләп үтте Рамил Шәйхетдинов. – Мишанин урамы тротуарлары искерде. Моңа өстәмә, анда машина кую урыннары юк. Киләсе елда, әгәр дә программаларны финанслау хәзергечә тотрыклы калса, без аларны, шулай ук Мелиораторлар урамын төзекләндерү белән шөгыльләнергә планлаштырабыз. Әлбәттә, башка планнар да бар. Чөнки юлларны ремонтлауга һәм тотуга бүлеп бирелгән акча күләмен республика киметми, бу эшнең өстенлекле юнәлеше