Әфганстанда, үзенең интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Мархабинның туган мәктәбендә аның исемендәге милли көрәш буенча турнир булып узды.
Кызыл Йолдыз ордены кавалеры исемендәге призны яулау өчен келәмгә 1998-1999 елгы 20дән артык көрәшче чыкты. Турнирга Илдарның әти-әнисе – Мәдинә һәм Илгиз Мархабиннар да чакырылган иде, аларга улларының сыйныфташлары чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырдылар. Сүз уңаеннан, бу көнне, 15 сентябрьдә, Мәдинә апаның туган көне иде. Илдарның үзенә 3 сентябрьдә 50 яшь тулган булыр иде.
Көрәшчеләр дүрт авырлык категориясендә чыгыш ясадылар. Җиңүчеләр: Рамил Идрисов (58 кг кадәр, Пимәр), Вадим Горшенин (65 кг кадәр, Казан авиация-техник көллияте), Михаил Тубанов (72 кг кадәр, икенче мәктәп), Хансолтан Якубов (72 кг артык, Казан авиация-техник көллияте) булдылар.
Гомумкоманда зачетында беренче урынны Казан авиация-техник көллияте алды, икенче урын – шәлеләрдә, һәм өченче – Күн көрәшчеләрендә. Барлык призерлар да оештыручылардан һәм спонсорлардан истәлекле бүләкләр алдылар.
Вакыйга турында тулырак безнең газетта укыгыз.