Питрәч яшь армеецларының дебюты уңышлы үтте

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Безнең районда уку йортлары базасында яшь армеецлар отряды әзерләү буенча пилот проектына әлегә Питрәчнең икенче мәктәбе генә керде. Анда мондый отряд 1 сентябрьдән әзерләнде. Кичә балалар инде беренче тапкыр үз көчләрен республика дәрәҗәсендә сынап карадылар.

- Бедә иң зур уңыш Евгений Сиваевта, ул граната ату буенча өченче урын алды, - дип сөйләде икенче мәктәптә отряд кураторы Евгений Агачев. – Гомумән алганда да, балалар бик лаеклы чыгыш ясадылар, аеруча да аларның көндәшләре Казан кадетлар мәктәбе командалары булганын санаганда. Алар өчен бу сынаулар – гадәти көн тәртибенең аерылгысыз өлеше. Моны оештыручылар да билгеләп үтте.

Яшь армеецларның сынаулары арасында тезелүгә әзерлек, ГТО нормалары – йөгерү, ату, тартылу, сыгылу һәм башкалар булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International