Питрәчнең яшь хоккейчыларының чираттагы зур җиңүләре

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Егетләр арасында хоккей буенча Татарстан беренчелегенең чираттагы тур уеннары узды.

2007 елгы команда (тренеры Константин Игнатьев) үзенең боз мәйданчыгында Байлар Сабасыннан булган көндәшләрен 13:1 исәбе белән тар-мар итте. Артем Мурашов капкага алты алка кертте. Айдар Кагарманов һәм Андрей Алексеев икешәр тапкыр аерылып тордылар.

Шулай ук зур исәп белән 2004 елгы егетләр җиңде (тренерлары Сергей Мошков). Алар Азнакайда җирле хоккейчыларны  - 9:0 коры исәп белән җиңделәр.

Ә менә “Питрәч” ир-атлар командасы ТР чираттагы беренчелеген һәвәскәрләр лигасында җиңелүдән башлады, ул “Питрәч-Арена”да Теләчедән булган көндәшләренә – 2:5 исәбе белән җиңелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International