Беренче октябрьдә старт алган көзге чакырылыш кампаниясе районда ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Питрәч район хәрби комиссариатыннан армиягә 35 кеше җибәреләчәк, аларның 15е – Самарага шефлык частена.
Сүз уңаеннан, хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук аларның ата-аналары сораулары белән Казан гарнизонының хәрби прокуратурасына 8-843264-23-53 (9.00-18.00), ТР хәрби комиссариатына 8-843-221-60-06 (9.00-18.00) кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә, шулай ук сорауларын Үзәк хәрби округы гаскәрләре белән идарә итүченең PRIEM-CENTER@MAIL.RU кабул итү электрон сайтына җибәрә ала.