Питрәч егетләре армиягә озатылды

2016 елның 21 октябре, җомга

Көзге чакырылышта хәрби хезмәткә озату старт алды.

Иртә белән үк район хәрби комиссариатында Екатериновка авыл җирлегенең булачак ике солдатын озаттылар. Питрәч район хәрби комиссариаты Владимир Гузич егетләргә юл теләкләре әйтте.

- Хезмәт итү вакытында сезне кирәк-яраклар белән, шул исәптән, телефоннар белән тәэмин итәчәкләр, ата-аналарыгызны онытмагыз, аларга, һичшиксез, шалтыратыгыз, - дип теләде Владимир Гузич. - Ә сез, ата-аналар, балаларыгызга терәк булыгыз һәм аларны көтегез, вакыт тиз үтәчәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International