Шэле авылы.

2016 елның 22 октябре, шимбә

Минем дипломный спектакль Р.Батулланың "Туйлар узгач, туннар тузгач" пьесасы буенча эшләнгән иде. Шунда уйнаган үзешчән егетләребезнең дүртесе дә профессиональ артист булып киттеләр. Рәсемдә укытучым Равил абый Тумашев, Татарстанның атказанган К.Тинчурин театры артисты Ринат Шәмсетдинов, Татарстанның атказанган, Татар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең артисты Илнур Нуриев, Татарстанның атказанган, Түбән Кама театры артисты Миннегали Мөхәммәтшин һәм Чаллы Дәүләт драма театры артисты Илнар Илмәмәтов, Фәния Насыйрова, Илһамия Газимова, Илдус Гибадуллин, Гөлфирә Гыйләҗева, мин үзем.Горурлыгыбыз булган артистларыбыз өчен чын күңелдән горурланам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International