2016 нчы елның 11 нче ноябрендә булып узган “Крючок белән бәйләү нигезләре” дип исемләнгән чара. Бу чарада өлкән яшьтәге балалар катнаштылар. Чараның максаты: балаларга крючок белән бәйләү ысулларын аңлату . Балалар игътибар белән тыңлап утырдылар. Анна соң жепләрнең төрләре, килеп чыгышлары турында әңгәмә булды. Балалар практик эшне башлаганчы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Бирелгән биремне балалар бик теләп һәм аңлап башкардылар. Йомгаклау өлеше күтәренке кәеф белән тәмамланды. Чөнки балалар алдагы чараларда нәрсә эшлиселәрен яхшы аңладылар. Крючок белән бәйләү аларда зур кызыксыну уятты. Куелган максатыма ирештем дип саныйм.