Кәгазь, каләм алып кулга, Хисләр сибәм шигъри юлга

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Әбиләр чуагы

Вакыт агышын борырлык

Көч бар икән бу җәйдә:

Якты нурларга төренгән

Яфрактан сары җәймә;

Күкләр аяз, бер болыт юк,

Тызым сарыла йөзгә;

Җылы, рәхәт тәнгә, җанга,

Назы да аның үзгә.

Үзгә аның кадере дә -

Һәр мизгелен хәтерләп,

Саклыйсы килә күңелдә

Ел буена кадерләп.

 

Моңлы көз

Бу - көзләрнең иң сагышлы мәле:

Күкләр әнә “яшьтән” арына,

Ә томаннар болыннарга түгел

Гүя безнең җанга сарыла.

Җирдә сулар, суда болыт йөзә,

Сирәк кенә кояш чагыла.

Ачы җилдә өзелә дә яфрак

Үткәннәргә таба агыла.

Иренеп кенә күктән карлар төшә,

Ул карларның гомере әй кыска,

Күп эрерләр әле ул ак карлар –

Ерак әле, ерак чын кышка.

Кояш качкан болытлар артына,

Ай күргән юк айлар буена.

Төннәр кара, чыгасы да килми,

Күңел өйдә җылыга сыена.

...Бу көзләрнең иң сагышлы мәле,

Өмет белән яши күңелләр:

Явар карлар җирне акка күмеп,

Бу моңсулык күпкә түгел лә.

 

Сиземләү

Вакыт инде язга карый,

Агып шулай бер көйгә.

Якты күздә эшкә барам,

Яктыда кайтам өйгә.

Инде карлар челтәрләнә,

Боз-сөңгеләр инде үсә.

Тамчы җырын башлый әнә,
Кояш нурын әгәр күрсә.

Тоташ соры болыт күктә

Ешрак ертыла инде.

Кояш нурына назланып,

Чыпчыклар юлда йөрде.

Җиһандагы үзгәрешкә

Әй, күңел сизгер инде:

Язларга ерак булса да,

Никтер шатланып йөрде.

 

Балачакны сагыну

Сагындыра Түбән болын,

Бик еш төшемә керә,

Балачакка кайтып кабат,

Бәбкә көтәсем килә.

Озын чыбык очларына

Ак тасма бәйләп куеп,

Үткәрер идем көнемне

Кашлардан казлар куып.

Шук кычыткан өсләреннән

Сикереп уйнар идем.

Күз эленгәнче болында

Шашып туп куар идем.

Риза-бәхил, җәем үтсә

Кырда ухалла тартып.

Алабута, билчәннәрен

Искә алам яратып.

И-и-и, ул Мишә суларында

Йөзүләр колач салып,

Көне буе утырулар

Ярында кармак салып!

Сабантуйлар үзгә иде,

Бәйрәмнәре күңелле:

Яңа чалбар, күлмәкләре

Иркәлиләр күңелне,

Ә өстәлдә күпме ризык –

Күмәч, бөккән, кабартма,

Пәрәмәч, шишара, коймак... –

Искә төшеп саргайтма...

Кышлар җитсә, чаңгы киеп,

Тауларны иңли идек.

Шашынып хоккей уйныйбыз,

Аруны белми идек.

Ә язларын йөгерек суда

“Көймәләр” дулкын яра.

Тау кашына, уйнарга дип,

Сибелә бала-чага.

Уеннары нинди матур –

“Чылбыр өзеш”, “Назабыз”.

Өсләреннән сикерергә

Аннан учак ягабыз...

...Балачагым – баллы чагым

Төшемә бик еш керә.

Сукмагыннан яланаяк

Йөгереп үтәсем килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International