Район советының чираттан тыш утырышында депутатлар 10нан артык сорау карадылар.
Узып баручы ел бюджетының үтәлеше һәм 2017 елның депутатлар бюджеты турында финанс-бюджет палатасы рәисе Тәлгать Вәлиуллин мәгълүмат бирде.
Район башлыгы утырышында рәислек итүче һәм район советы рәисе Эдуард Дияров Тәлгать Вәлиуллинның пенсиягә китүе сәбәпле, вазыйфасыннан китү турындагы гаризаны яңгыратты. Депутатлар бу вазыйфага элегрәк район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкарган кандидат Геннадий Товкалевны расладылар.