Район үзәк китапханәсендә “Җанга уелган уйлар” китап күргәзмәсе оештырылды

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

атар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре,Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007),

Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилее уңаеннан, үзәк китапханәбездә “Җанга уелган уйлар ”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә шагыйрьнең - 2007елда «Иске сәгать дөрес йөри» дигән проза әсәрләре җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2004 ел) һәм «Ядкарь» җырлар китабы өчен («Рухият» нәшрияты, 2005 ел) Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган китаплары, аудио-видео материаллары белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International