Прокурор тикшерүенең нәтиҗәсе ачык күренеп тора

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Коррупциянең зур зыян китерүе – һәркемгә билгеле бер хакыйкать. Аның белән көрәшергә кирәклеге дә беркемдә дә шик уятмый. Хөкүмәтебез дә шулай ди, илнең гади гражданнары да моның белән килешә.

Районның коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиясе утырышында да шул хакта фикер алыштылар.
Прокуратураның эше җәмгыятьтә гаделлек урнаштыру, законның бар нәрсәдән өстен булуын раслау һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Коррупциягә каршы көрәш прокуратура эшчәнлегендә дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу золымга каршы тору эшен төрле структуралар алып бара. Бу өлкәдә прокуратураның нинди роль башкаруы турында безнең хәбәрчебез Ольга Шипшова район прокуроры Алмаз Әхмәтшиннан белде.
- Алмаз Идрисович, әлеге “чир” белән төрле структуралар көрәшә.  Коррупциягә каршы юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру сезнең эшчәнлектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе.  Үз эшегезне ничек бәялисез?
- Әйе, коррупциягә каршы көрәш - прокурор күзәтчелеге өлкәсендә иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бу елның  алты аенда безнең тарафтан бу өлкәдә 21 закон бозу очрагы ачыкланды. Узган ел бу вакытта 22 закон бозу очрагы теркәлгән иде. Кызганычкамы, бәхеткәме, саннар стабиль. Шулай да прокурор күзәтчелегенең нәтиҗәсе тәгаен бар дип әйтә алам. Предприятие җитәкчеләре һәм вазыйфаи затлар хәзер коррупциягә каршы көрәш, хокук бозуларны булдырмауның бик җитди эш икәнлеген яхшы аңлый. Хәзер бу өлкәдә җитди хаталар, авыр җинаятьләр юк. Шунысын да әйтергә кирәк, муниципаль хезмәткәрләр һәм дәүләт хезмәткәрләре арасында хокук бозу очраклары теркәлмәде.  
- Ә сезнең тарафтан ачыкланган закон бозулар, нигездә, нинди характерда?
- Без бу ярты елда районның башкарма комитетында, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белән тәэмин итү идарәсендә, белем бирү учреждениеләрендә һәм башка оешмаларда күп санлы тикшерүләр үткәрдек.  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белән тәэмин итү идарәсендә, әйтик, “Россия Федерациясендә дәүләт һәм гражданлык хезмәте турындагы” Федераль законны бозу очраклары ачыкланды. Нәтиҗәдә, ике вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шундый ук җаваплылыкка районыбызда эшләүче дүрт мәктәп директоры да тартылды. Алар үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләрне тапшырганда законны бозганнар.  Районның алты учреждениесе һәм оешмасында коррупция күренешләрен кисәтү буенча чаралар күрелмәгәнлеге билгеле булды. Ягъни, биредә бу өлкәдә җаваплы вазыйфаи затлар билгеләнмәгән, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итүдә регламентларны билгели торган локаль хокукый актлар кабул ителмәгән яисә хезмәткәрләр өчен хезмәт тәртибе һәм этика кодексы юк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге оешма һәм учреждение җитәкчеләренә  алты күрсәтмә җибәрелде. Әлеге күрсәтмәләр тиешле тәртиптә каралды, ачыкланган закон бозу очраклары төзәтелде, ә гаепле вазифаи затлар административ җаваплылыкка тартылды.
- Гади кешеләр коррупция турында ничек хәбәр итә ала? Алар кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Мондый төр җинаятьләр турында питрәчлеләр район прокуратурасына яисә полициягә мөрәҗәгать итә ала. Бу мөрәҗәгатьләр ришвәтләр бирү яисә кем тарафыннан да булса таләп ителү турында, вәкаләтле урыннардагы затларның үз вазифаларыннан намуссыз файдаланулары һәм башка шундый мәсьәләләр турында булырга мөмкин. Мондый гаризалар буенча тикшерүләр үткәрелә, җинаять эше ачу яки җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International