ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Район мәдәният йортында  икенче чакырылыш Питрәч муниципаль  район Советының бишенче утырышы үтте. Анда  район башлыгы Эдуард Дияров  депутатлар алдында  районның 2015 елгы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады һәм 2016 елга  үсеш бурычлары белән таныштырды. Чираттагы утырыш  эшендә  Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы  буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Татарстан Республикасы муниципаль  берәмлекләр Советы рәисе  Минсәгыйт Шакиров катнашты.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Надеждино авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  «Эх добры молодцы» дип аталган конкурс узды.

Бүгенге укучы егетләребез -  киләчәк солдатлар, Туган илебезне саклаучылар.

20 февраль конне Иннополис шэхэрендэ сигезенче Татарстаннын «Бердэм Россиянен яшь гвардия» региональ  оешмасынын  хисап-сайлау конференциясе узды.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

“Айгөл” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы булып узды.


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Биектуа муниципаль оешмасының “Татарстан хатын – кызлары вәкилләре катнашында 2016нчы елның 15нче февралендә IIнче зональ сайлап алу туры “Ел хатын – кызы. Ел ир – аты: хатын кыз карашы Республика конкурсы булып узды.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Питрәч 2 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары парламент дәресләрендә  сайлаулар турында  үзара фикер алышты. Анда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова да катнашты. Тарих укытучысы Алина Дудкина  алып барган   интерактив дәрестә укучылар  сайлау иреге,  сайлаучылар вазифалары һәм хокуклары турында сөйләште, хәтта үз партияләренә презентация үткәрделәр.

ПЕНСИЯ ФОНДЫ ИДАРӘСЕ  эшләмәүче аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсияләренә  федераль социаль өстәмә түләүләрне тормышка ашыру буенча эш алып бара.  2016 елда Татарстанда  пенсионерлар өчен  яшәү  минимумы 7526 сум тәшкил итәчәк. 2016 ел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча  районда  федераль социаль  өстәмә түләүләрен алучылар  саны 900 кешегә  җиткән,  пенсия  уртача социаль өстәмә  түләү күләме  1400 сум тәшкил итә.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Питрәчнең мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбе педагоглары  балаларда шәфкатьлелек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү эшенә  зур игътибар бирә. Әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләр өчен  башкаларга ярдәм итү – яхшы  гадәткә әйләнгән. Изгелек җирдә ятмый,  ул аларның үзләренә савап булып кайтачак.

Талкыш авылы халкы Яңа елны зур бүләк – яңа су скважинасы белән каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International