«2020-2025 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын раслау турында
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү «Россия Федерациясе дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 31 маендагы 696 номерлы карарының 3 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:
1. «2020-2025 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» муниципаль программасын расларга.
2. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының финанс-бюджет палатасына бюджет проектын формалаштырганда Программаны җирле бюджет акчалары хисабына финансланырга тиешле программалар исемлегенә кертергә.
3. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә веб-адрес буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында: https://pestreci.tatarstan.ru/ һәм «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталы»нда http://pravo.tatarstan.ru веб-адрес буенча Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштырырга.
4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Хәбибуллинга йөкләргә.
Җитәкче А.В. Хәбибуллин