«Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль
районында финанс-бюджет өлкәсендә тикшереп
тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру тәртибен раслау
турында» 2015 елның 10 мартындагы 461 номерлы
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы
башкарма комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында финанс-бюджет өлкәсендә контроль буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында» 2015 елның 10 мартындагы 461 номерлы карарын (2020 елның 7 февралендәге 164 номерлы үзгәрешләр белән) «Товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2019 елның 27 декабрендәге 449-ФЗ номерлы Федераль законга туры китерү максатында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. 6 пунктның 9 абзацын үз көчен югалткан дип танырга;
2. 6 пунктның 8 абзацын яңа редакциядә бәян итәргә:
«контрактны үтәүгә, үзгәртүгә, шулай ук контракт шартларын үтәүгә, шул исәптән куелган товарның, башкарылган эшнең (аның нәтиҗәсе) яки күрсәтелгән хезмәтнең контракт шартларына туры килү-килмәве өлешендә федераль законда каралган таләпләрне үтәү тәртибе;»;
3. 6 пунктның 9 абзацын үз көчен югалткан дип танырга.
4. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында Интернет-телекоммуникация челтәрендә: http:/www.pestreci.tatarstan.ru һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы" нда http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
5. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.
Питрәч муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе
вазыйфаларын башкаручы Э. А. Штейн