Спорт разряды бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында |
«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы, «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы федераль законнар, «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» 2007 елның 04 декабрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия Федерациясе Спорт министрлыгының 2017 елның 20 февралендәге 108 номерлы боерыгы белән расланган Бердәм бөтенроссия спорт классификациясе турында нигезләмә нигезендә Башкарма комитеты карар бирә:
1. Спорт разряды бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын кушымта нигезендә расларга.
2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында http://pestreci.tatarstan.ru Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә «Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталы»нда http://pravo.tatarstan.ru урнаштыру юлы белән бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхисламовка йөкләргә.
Муниципаль район
Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Хәбибуллин