Өстәмә гомуми белем бирү программаларын, шулай ук спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү оешмаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында
«Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Өстәмә гомуми белем бирү программаларын, шулай ук спорт әзерлеге программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларына кабул итү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең кушымтада бирелгән административ регламентын расларга.
3. Әлеге карарны Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру юлы белән Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында http://pestreci.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында http://pravo.tatarstan.ru бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
4. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан (халыкка җиткергәннән) соң үз көченә керә.
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхесламовка йөкләргә.
Муниципаль район
Башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Хәбибуллин
Е.В. Пятибратова
88436730189