"Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләренең аттестация датасын күчерү турында" 2021 елның 22 октябрендәге 161-п номерлы карары

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының  муниципаль хезмәткәрләренең аттестация датасын күчерү турында

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының 2017 елның 13 июлендәге 101 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең аттестациясен үткәрү турындагы нигезләмәгә ярашлы рәвештә карар бирәм:

1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район башлыгының 2021 елның 06 сентябрендәге 131-п номерлы карары белән расланган Питрәч муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең аттестация үткәрү датасын 2021 елның 12 ноябренә күчерегә.

2. 2019 елның 16 сентябрендәге 124 номерлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район башлыгы карары белән расланган аттестация комиссиясе тарафыннан 2021 елның 12 ноябрендә, 1 нче кушымта нигезендә, график нигезендә, муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү үткәрергә.

3. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында www.pestreci.tatarstan.ru бастырып чыгарырга.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Р.Р. Вәлиуллинга йөкләргә.

 

                                                                                         И.М. Кашапов

pdf
Скачать текст
PDF, 1.30 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International