"Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының эчке хезмәт тәртибе Кагыйдәләрен раслау турында" 2021 елның 22 октябрендәге 160-п номерлы карары

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының эчке хезмәт тәртибе Кагыйдәләрен раслау турында

 

 

Нәтиҗәле хезмәткә, эш вакытын рациональ куллануга, хезмәт дисциплинасын ныгытуга ярдәм итә торган шартлар тудыру максатларында һәм «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль закон, 2013 елның 25 июнендәге 50-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Кодексы, «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләрне электрон рәвештә формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 16 декабрендәге 439-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә карар бирәм.

1. Кушымта нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрен расларга.

2. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре белән таныштырырга.

3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы рәсми сайтында бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы Аппарат җитәкчесе Р.Р. Вәлиуллинга  йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район Башлыгы                                                                  И.М. Кашапов

 

 

 

 

Ю.А. Зарипова

(84367) 3-10-12

 

pdf
Скачать текст
PDF, 19.46 Мб

Приложения:
doc
Кушымта
DOC,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International