"2019 елның IV кварталына салым салынырга тиешле гражданнар кеременең һәм мөлкәт хакының чик күрсәткечләрен раслау турында" 2019 елның 3 октябрендәге 1535 номерлы карары

2019 елның IV кварталына салым

салынырга тиешле гражданнар

кеременең һәм мөлкәт хакының

чик күрсәткечләрен раслау турында

 

Россия Федерациясе Торак Кодексының 14 статьясы, Татарстан Республикасының 2007 елның 13 июлендәге 31 номерлы Законы нигезендә – Торак фондыннан һәм муниципаль торак фондыннан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында» Татарстан Республикасы Законына һәм гаиләнең һәр әгъзасына яисә ялгыз яшәүче гражданга туры килә торган керемнең һәм гаилә әгъзалары яисә ялгыз яшәүче граждан милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күләмнәрен билгеләү методикасы белән күрсәтелгән законга кушымтада бәян ителгән, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «2019 елның икенче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынының бер квадрат метр гомуми мәйданының бәясе нормативы һәм 2019 елның IV кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урыны гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар бәясе күрсәткечләре турында» 18.09.2009 ел, № 553/пр боерыгы нигезендә, шулай ук Россия Федерациясе Торак кодексының 49, 51 статьясына таянып, Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.      2019 елның IV кварталына гражданнарны аз керемлеләр дип тану турында карар кабул итү өчен чик күрсәткечләрен билгеләргә:

1.1. Гаилә әгъзалары (ялгыз яшәүче граждан) милкендәге һәм салым салынырга тиешле мөлкәт хакының чик күләме:

  1. Ялгыз яшәүче граждан өчен - 1 637 647,77 сум
  2. Ике кешедән торган гаилә өчен - 2 084 253,78 сум
  3. Өч кешедән торган гаилә өчен - 2 679 754,86 сум
  4. Дүрт кешелек гаилә өчен - 3 573 006,48 сум
  5. Биш кешедән торган гаилә өчен - 4 446 25,10 сум
  6. Алты кешедән торган гаилә өчен - 5 359 509,72 сум
  7. Җиде кешедән торган гаилә өчен - 6 252 761,34 сум

1.2.   Гаиләнең һәр әгъзасына туры килә торган уртача айлык керем күләме:

1.2.1. Ялгыз яшәүче граждан өчен-17 772,59 сум

1.2.2. Ике кешедән торган гаилә өчен-11 309,69 сум

1.2.3. Өч кешедән торган гаилә өчен-9 694,02 сум

2. Әлеге карарның 1.1 һәм 1.2 пунктларында күрсәтелгән чик күрсәткечләреннән гражданнарны аз керемлеләр дип тану һәм аларга социаль наем шартнамәләре буенча муниципаль торак фондыннан торак урыннары бирү максатларында файдаланырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.

 

 

Питрәч муниципаль районы

башкарма комитеты җитәкчесе                                                 А. В. Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 232.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International