Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләре тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр күләмнәрен 2021 елга план күрсәткечләре билгеләү турында" 2021 елның 8 апрелендәге 231 номерлы карары

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләре тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр күләмнәрен 2021 елга план күрсәткечләре билгеләү турында

 

          Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль бюджет учреждениеләре тарафыннан күрсәтелә торган түләүле хезмәтләр өлкәсен үстерү, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәрне арттыру максатларында, «Татарстан Республикасы учреждениеләре тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керем күләмнәренең 2021 елга планлы күрсәткечләрен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 11 декабрендәге 1130 номерлы карарына һәм максатчан тотылырга тиешле керемнәрдән тыш, күрсәтелгән керемнәрдән хезмәт хакы түләүгә җибәрелә торган чыгымнарның тәкъдим ителә торган күләмнәренә таянып, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

          1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль бюджет учреждениеләре тарафыннан түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керем күләмнәренең һәм күрсәтелгән керемнәрдән хезмәт хакы түләүгә җибәрелә торган чыгымнарның тәкъдим ителә торган күләмнәренең, максатчан тотылырга тиешле керемнәрдән тыш, 2021 елга план күрсәткечләрен әлеге Карарга 1 нче кушымта нигезендә билгеләргә.

          2. Әлеге карарның гамәлдә булуы 2021 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла дип билгеләргә.

          3.Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Финанс-бюджет палатасына һәм тармак территориаль бүлекләре җитәкчеләренә йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                     А.В. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.26 Мб

Приложения:
docx
Кушымта
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International