Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитетының 2022 елның 28 июлендәге 508 карары белән расланган Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Балаларны исәпкә кую һәм мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы муниципаль белем бирү оешмаларына җибәрү» муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. 2026-2027 уку елына Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урыннар санын расларга (1 нче кушымта).
2. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.А. Харитоновага йөкләргә.
Татарстан Республикасы
Питрәч муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Дәүләтханов
Башкаручы: Д.П. Юматова
Тел: 3-03-54