«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 67 статьясындагы 3 өлеше, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәктәпкәчә белем бирүнең уку-укыту программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслау турында» 2020 елның 15 маендагы 236 номерлы боерыгы нигезендә гражданнарның белем алуга хокукларына гарантияләрне үтәү һәм балаларны мәктәпкәчә белем бирүнең белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кабул итүне тәртипкә салу максатыннан (алга таба: ДОО) Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:
1. Питрәч муниципаль районы территориясендә ДОО өчен территорияләр беркетергә (1 нче кушымта).
2. Балалар бакчасы җитәкчеләренә, әлеге карарны исәпкә алып, балаларны бакчага кабул итәргә.
3. Әлеге карарны Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).
3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.А. Харитоновага йөкләргә.
Питрәч муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесе И.Р. Дәүләтханов
Д.П. Юматова
8 (84367)3-03-54