"Питрәч муниципаль районында гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы үткәрү турында" 2020 елның 24 гыйнварындагы 18 номерлы боерыгы

Питрәч муниципаль районында

гражданлык-патриотик тәрбия

айлыгы үткәрү турында

         «2017-2019 елларга Питрәч муниципаль районы яшьләренә патриотик тәрбия бирү» озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру, Питрәч муниципаль районында гражданнарны патриотик тәрбияләү системасын үстерү һәм камилләштерү максатларында:

1.      Питрәч муниципаль районы территориясендә 2020 елның 24 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр гражданлык-патриотик тәрбия айлыгын үткәрергә.

2.      Гражданлык-патриотик тәрбия бирү айлыгын үткәрү буенча кушымтада бирелгән чаралар планын (алга таба - План) расларга.

3.      Планда каралган чараларны җаваплы башкаручы учреждение һәм оешма җитәкчеләренә План чараларын үткәрүне оештырырга.

4.      Авыл җирлекләре башлыкларына, иҗтимагый берләшмәләргә План чараларын тормышка ашыруда актив катнашырга тәкъдим итәргә.

5.      «Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч-информ» җитәкчесенә гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы чараларын киң яктыртуны тәэмин итәргә.

6.      Әлеге күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. С. Шәйхисламовка йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район

башкарма комитеты җитәкчесе                                                   А. В. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 289.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International