Татарстан Республикасы Питрәч
муниципаль районында Бөек Ватан
сугышы ветераннарының социаль-көнкүреш
проблемаларын хәл итү буенча комиссия төзү турында
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында» 2020 елның 23 гыйнварындагы 31-13/738 номерлы күрсәтмәсен үтәү максатында, түбәндәгеләрне боерам:
1.Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү буенча комиссия төзергә (алга таба –Комиссия).
2. Комиссиягә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне йөкләргә:
- Питрәч муниципаль районы территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрен йөреп чыгуларын оештыру;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарының башкарма хакимият органнарына мөрәҗәгатьләренә, аларның социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итүдә (торак шартларын яхшырту, фатирларны ремонтлау) даими мониторинг үткәрү;
- Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын квартал саен актуальләштерүне тәэмин итү;
- Ватан Геройлары истәлеген мәңгеләштерү.
3. Әлеге күрсәтмәнең үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. С. Шәйхисламовка йөкләргә.
Питрәч муниципаль районы
башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин