"Питрәч муниципаль районында «Татарстан чаңгы юлы-2020» массакүләм спорт чаралары уздыру турында" 2020 елның 3 февралендәге 35 номерлы карары

Питрәч муниципаль районында

«Татарстан чаңгы юлы-2020»      

массакүләм спорт чаралары уздыру турында

           

 

Татарстан Республикасы спорт чараларының календарь планы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020елның 28 гыйнварындагы 158-р күрсәтмәсе «Россия чаңгы юлы - 2020» XXXVIII ачык Бөтенроссия чаңгы ярышларын һәм «Татарстан чаңгы юлы-2020» республика массакүләм чаңгы ярышларын үткәрү турында» нигезендә:

1. 2020 елның 8 февралендә Питрәч муниципаль районында «Татарстан чаңгы юллары -2020»  спорт-массакүләм чаралары үткәрергә.

         2. Питрәч муниципаль районы авыл җирлекләре башлыкларына 2020 елның 8 февралендә Питрәч муниципаль районы авыл җирлекләрендә «Татарстан чаңгы юллары -2020» массакүләм спорт чаралары үткәрергә тәкъдим итәргә (алга таба pestmol2011@yandex.ru электрон почтасына хисап + 3 фото  2020 елның 8 феврале 13: 00 сәгатьтән дә соңга калмыйча җибәрергә).

3. КСМ директорына (Шәфигуллин И.И.) чаңгы трассасын әзерләргә, чаңгы ярышлары үткәрергә тәкъдим итәргә.

4. «Мәгариф бүлеге» МУ начальнигына, барлык милек формасындагы предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә «Татарстан чаңгы юллары-2020» спорт - массакүләм чараларында катнашу өчен катнашучылар килүне тәэмин итәргә тәкъдим итәргә.   

5. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә, «Мәдәният бүлеге» МБУ, «Мәгариф бүлеге» МУ Сәламәтлек көне кысаларында «Кышкы уеннар - 2020»  конкурслары үткәрүне тәкъдим итәргә. 

6. «Мәдәният бүлеге» МБУ начальнигына Сәламәтлек көне кысаларында «Кышкы уеннар - 2020»  чараларын тавыш белән бизәлешне тәэмин итәргә һәм концерт программасын оештырырга тәкъдим итәргә.  

7. «Татмедиа» АҖ филиалы «Питрәч информ» җитәкчесе О.П. Шәриповага «Татарстан чаңгы юлы -2020» массакүләм спорт чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга тәкъдим итәргә.

 

Питрәч муниципаль районы

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                           А. В. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 185.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International