"МПД катнашучылары Спартакиадасын үткәрү турында" 2022 елның 15 сентябрендәге 309 номерлы боерыгы

МПД катнашучылары Спартакиадасын үткәрү турында

 

Питрәч районында туып-үскән Советлар Союзы геройлары турында тарихи хәтерне саклауга багышланган чаралар кысаларында патриотик тәрбия бирү, Кораллы Көчләр сафларында хезмәткә әзерлек максатыннан боерам:

1. «Форпост» ФООП директоры Таҗиева Н.К. 2022 елның 19 сентябрендә Әлбәдән авылындагы хәрби-спорт мәйданчыгында Спартакиада үткәрергә тәкъдим итәргә.

2. Спартакиада нигезләмәсен расларга.

3. Чараны җәлеп ителгән грант акчалары хисабына үткәрергә тәкъдим итәргә.

4. «Яшьләр үзәге» МБУ директорына тавыш көчәйтү җиһазлары белән һәм начар һава шартлары булган очракта бина тәэмин итүне оештырырга.

5. Районның уку йортлары директорларына командалар оештырырга һәм 14.09.2022 елга кадәр Спартакиада турында Нигезләмәгә ярашлы рәвештә заявкалар җибәрергә тәкъдим итәргә. «Форпост» формированиеләре һәм хокук бозуларны профилактикалау отрядлары кураторлары спартакиадасында катнашу өчен, Спартакиадага әзерлек һәм укучыларның юлда баруы өчен җаваплы булганнарны беркетергә.

6. «Советлар Союзы Герое П.М. Гаврилов музее» МБУ директоры вазыйфаларын башкаручы П. Гаврилов музеена спартакиадада катнашучыларга экскурсия оештырырга, мәйданчыкны флаглар белән рәсмиләштерергә тәкъдим итәргә.

7. «Татмедиа Питрәч-Информ» ААҖнә чараны массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрдә яктыртырга тәкъдим итәргә.

8. Чараны үткәрүне контрольдә тотуны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А. С. Шәйхисламовка йөкләргә.

 

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе                      А.В. Хәбибуллин

pdf
Скачать текст
PDF, 1.01 Мб

Дата публикации: 15.09.2022
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International