2023 елга эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль норматив хокукый актлары проектларына экспертиза үткәрү планын раслау турында
Муниципаль норматив хокукый актлар проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру һәм 2018 елның 07 маендагы 689нчы номерлы эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының муниципаль норматив хокукый актларына экспертиза ясау Тәртибе нигезендә түбәндәгеләрне боерам:
1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актлары проектларына экспертиза үткәрү планын кушымта нигезендә расларга.
2. Карарның үтәлешен тикшереп торуны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Д.Сабитовка йөкләргә.
Муниципаль район
башкарма комитеты җитәкчесе В.И. Никитин