Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район Советы карары 2018 елның 14 сентябре № 158 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү турында

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район Советы

 өченче чакырылышының чираттан тыш утырышы

 

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль район Советы

карары

 

2018 елның 14 сентябре                                                                                             № 158

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү турында

 

 

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле,  район территориясендә хакимият структуралары эшчәнлеген тәэмин итү максатларында, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 2003 елның 6 октябрендәге 131-Ф3 номерлы Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Уставының 50 статьясына таянып, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты турында нигезләмәнең 5.5 бүлекчәсенә нигезләнеп  Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы карар чыгарды:

  1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма җитәкчесенең беренче урынбасары Хәбибуллин Альберт Валерьевичны, конкурс нәтиҗәләре буенча башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына башка кандидатура билгеләнгәнче, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләргә.
  2. Әлеге карар кабул ителгән көннән үз көченә керә.
  3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru) һәм  Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга.

 

 

 

 

 

Питрәч муниципаль районы башлыгы                                                      И.М. Кашапов

pdf
Скачать текст
PDF, 546.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International